16+

Каргалар кешеләргә ни өчен ташлана?

Соңгы көннәрдә каргаларның кешеләргә ташлануы турында ишеттем. Бу ахырзаман галәмәтеме, әллә каргаларда котыру чире барлыкка килгәнме?

Соңгы көннәрдә каргаларның кешеләргә ташлануы турында ишеттем. Бу ахырзаман галәмәтеме, әллә каргаларда котыру чире барлыкка килгәнме?

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов:
– Чынлап та, миңа бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Беркөнне генә бер ханым шалтыратты, тукталышта басып торганда, карга чукып киткән моны. Бу – ахырзаман галәмәте дә, котыру чире дә түгел, ә кошларның балаларны саклау инстинкты. Бала үстерү чорында каргалар гына түгел, башка кошлар да ташланырга мөмкин. Җәй башында аларның балалары ояларыннан очып төшә һәм шул тирәдә берничә көн торалар. Тиз генә очып китә алмый алар, оялары тирәсендә яшеренеп торалар, әниләре исә аларны өстән күзәтә, саклый, ашата. Әгәр дә карга балалары тирәсеннән узып баручы яки шунда басып торучы булса, бу чорда һәр җан иясен дошман итеп күргән каргалар кешеләргә ташлана. Алар балаларын алып китәләр яки зыян салалар дип уйлыйлар. Табигый инстинкт нәтиҗәсе ул. Берничә көннән карга балалары үзләре дә ныгып очып китә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading