16+

Казанда арендага торакны ничек алырга?

Күптән түгел генә Казанга күчендек, гаиләм белән фатир яллап торабыз. «Арендага торак» алу проекты турында ишеткән идек, шул турыда сөйләмәссезме икән. Ул ничә елга бирелә? Илнур Миннибаев, Казан.

Күптән түгел генә Казанга күчендек, гаиләм белән фатир яллап торабыз. «Арендага торак» алу проекты турында ишеткән идек, шул турыда сөйләмәссезме икән. Ул ничә елга бирелә? Илнур Миннибаев, Казан.

Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт бүлеге җитәкчесе Гүзәл Рәхмәтуллина сүзләренчә, 2018 елда әлеге программа буенча торак Чуйков урамы, 17нче йорт адресы буенча бирелә. Торак шәһәрнең шушы районында эшләгән кешеләргә, районда, шәһәрдә, башка торагы булмаган кешеләргә, социаль ипотека буенча учетта тормаучыларга гына вакытлыча тапшырыла. Мондый фатирда яшәргә теләүчеләр гаиләдәге һәр кешегә Россия гражданины паспорты күчерелмәсе, ИНН күчерелмәсе, эш урыннан белешмә, 2 НДФЛ справкасы алып килергә тиеш. Бер бүлмәле фатирга түләү бәясе – 1 квадрат метрга – 230, ике бүлмәлегә – 220, өч бүлмәлегә – 210 сум. Аренда торагына килешү 11 айга төзелә. Аны озайтып була. Ләкин торакны биш елдан да артыгракка арендалап булмый. Биш елдан соң фатирны ремонтлап, базар бәясенә сатарга куялар.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading