16+

Казанлылар 2020 елдан 616 617 сумлык ана капиталы алачак

Россия Президенты Владимир Путин ана капиталы программасына үзгәрешләр керткән Федераль канунны раслаганнан соң, халыкта сораулар тынмый

Казанлылар 2020 елдан 616 617 сумлык ана капиталы алачак

Россия Президенты Владимир Путин ана капиталы программасына үзгәрешләр керткән Федераль канунны раслаганнан соң, халыкта сораулар тынмый

Хәзер икенче, аннан соңгы балаларга гына түгел, гаиләдә беренче туган сабыйга да ана капиталы бирелә башлаячак. Ана капиталы белән бәйле канунга үзгәрешләр хакында Татарстан Пенсия фонды белгечләре белән сөйләштек.

– Беренче балага ничә сум ана капиталы биреләчәк?
– 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләргә 466 617 сум күләмендә ана капиталы түләнәчәк.

– Икенче бала өчен ана капиталы ничә сумны тәшкил итәчәк?
– 2020 елдан икенче баласы туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы гамәлгә кергәнче туган булса), 2020 елдан башлап, туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.

– Ана капиталын алу процессы гадиләштерелә дип ишеттек.
– 2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү тәртипләре гадиләштерелде.
Хәзер ана капиталы сертификаты бирү – 5, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү  10 эш көне эчендә башкарыла.
Башка идарә тармакларыннан мәгъ­лүмат соратып алырга кирәк булганда, бу срок 15 һәм 20 эш көненә кадәр озайтылыр­га мөмкин. Бу елның азагына кадәр элеккеге тәртип­ләр гамәлдә, ягъни сертификатны рәсмиләштерү өчен 15 көн кирәк, ә гаиләнең акча белән эш итү турындагы гаризасын карау бер ай эчендә хәл ителә.
Дөрес, Пенсия фондының территориаль органнарында күбесе тизләтелгән режимны сыный башлады инде. Сүз уңаеннан, апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирү эшенә керешәчәк. Бала тугач, ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә дә, аны куллана алачак. Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына ЗАГСларның дәүләт реестрыннан җибәреләчәк. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә.

– Уллыкка бала алганда да шушы кагыйдәләр сакланамы?
– Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.

– Торак кредитын ана капиталы белән түләгәндә банкларга, пенсия фондларына да мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
– Ана капиталы күбесенчә нәкъ менә торак өчен кредитларны түләүгә тотыла да инде. Канунга кергән үзгәрешләр нигезендә, Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә, гаризаны кредит ачылган банкка тапшыру да җитәчәк. Шулай ук банкта бер үк вакытта кредит рәсмиләштерергә һәм кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирергә дә мөмкин.

– Ана капиталына бакчада йорт төзергә буламы?
– Канунга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, ана капиталын гаиләләр бакча участогында торак йорт төзү өчен дә файдалана ала.

– Ана капиталы программасы ничәнче елга кадәр гамәлдә?
– Ана капиталы программасы 2026 ел азагына кадәр озайтылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading