16+

Хәзрәттән сорагыз

Йортыбызда шактый карчык ураза тота. Көн бераз сүрелгәч, эскәмиягә чыгып утырабыз. Сөйләшкән сүзебез шул ураза, тәравих намазы турында. Юк дигәндә дә, уразага кагылышлы сораулар чыгып куя.

Йортыбызда шактый карчык ураза тота. Көн бераз сүрелгәч, эскәмиягә чыгып утырабыз. Сөйләшкән сүзебез шул ураза, тәравих намазы турында. Юк дигәндә дә, уразага кагылышлы сораулар чыгып куя.

Ниндидер бер телефон номерына шалтыратсаң, хәзрәтләр сорауларыңа җаваплар бирәләр дип ишеткән күршем. Шул номерны табып бирә алмассызмы икән?


Зәкия Мифтахова, Казан.

Рамазан аеның беренче көненнән үк Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте шәригать сораулары буенча махсус call-үзәк булдыр­ды. Эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 76 67 номерына шалтыратып, үзеңне борчыган сорауларга җавап алыр­га мөмкин. Шәригать белгечләре сезнең сорауларга җавап бирә. Сall-үзәк Рамазан тәмамлангач та үз эшен дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading