16+

Колхоз елларын ничек стажга кертергә? Шаһитлар булсын...

Балачакта җәйге каникуллар вакытында колхозда эшләгән идем. Кызганыч, хәзер бу колхоз инде юк, документлар да сакланып калмаган. Шул елларны хезмәт стажына кертсеннәр өчен нишли алам? Максут Сафиуллин.

Балачакта җәйге каникуллар вакытында колхозда эшләгән идем. Кызганыч, хәзер бу колхоз инде юк, документлар да сакланып калмаган. Шул елларны хезмәт стажына кертсеннәр өчен нишли алам? Максут Сафиуллин.

Киров районы пенсия бүлегендә социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Лилия Печенкина әйтүенчә, Россия Хөкүмәте карары белән (1015нче номерлы, 2014 елның 2 октябреннән гамәлдә) иминият стажын исәпләү, билгеләү кагыйдәләре буенча әгәр документлар хезмәткәр гаебе белән югалмаган икән, шул еллардагы эш стажын ике, аннан да күбрәк шаһитлар ярдәмендә расларга була. Гаризага өстәп, архив оешмасыннан, йә муниципаль органнан эш периодлары турында мәгълүмат юклыкны раслаган белешмә кирәк булачак. Шаһит күрсәтмәләренә нигезләнеп эш периодларын билгеләү Россия социаль яклау һәм хезмәт министрлыгы раслаган форма буенча, пенсия белән тәэмин итүче орган тарафыннан башкарыла. Әгәр дә шаһитләр сәламәтлеге начар булу, башка сәбәпләр аркасында килә алмый икән, алар күрсәтмәләрен язмача бирә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading