16+

Мактаулы исем бирелерме?

– Әнием 35 елдан артык укытучы булып эшли. Аның укучылары олимпиадаларда җиңә, үзе дә бәйгеләрдә актив катнаша. Әмма мәктәп директоры аның кандидатурасын мактаулы исемнәр алу өчен тәкъдим итми (шәхси конфликтлары сәбәпле дип уйлыйм). “Россиянең мактаулы укытучысы” исемен алу өчен документларны әни мөстәкыйль рәвештә тапшыра аламы? Ландыш М. 

Мактаулы исем бирелерме?

– Әнием 35 елдан артык укытучы булып эшли. Аның укучылары олимпиадаларда җиңә, үзе дә бәйгеләрдә актив катнаша. Әмма мәктәп директоры аның кандидатурасын мактаулы исемнәр алу өчен тәкъдим итми (шәхси конфликтлары сәбәпле дип уйлыйм). “Россиянең мактаулы укытучысы” исемен алу өчен документларны әни мөстәкыйль рәвештә тапшыра аламы? Ландыш М. 

Юрист Татьяна Сапянина билгеләп үткәнчә, педагоглар өчен Россиядә өч мактаулы исем бар. Болар: “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы”, “Россия Федерациясенең халык укытучысы” һәм “Россия Федерациясенең югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре”. 

“Россия Федерациясенең атказанган укытучысы  мактаулы исеме нигезләмәсе”нең 1нче пункты нигезендә, бу исем гомуми һәм профессиональ, өстәмә белем бирә торган югары квалификацияле укытучыларга шәхси уңышлары өчен бирелә. 

Нигезләмәнең 2нче пункты буенча, мактаулы исем алу өчен педагогика өлкәсендә кимендә 20 хезмәт куярга һәм укытучылык өлкәсендә бүләккә ия булу (мактаулы тамга, тармакта мактаулы исем яисә К.Д.Ушинский исемендәге медаль) шарт. 

Шуның өчен, әгәр дә әниегез “Россиянең атказанган укытучысы” исеменә дәгъва кыла икән, башта мактаулы билге, мактаулы исем алырга тиеш.

“Россиянең атказанган укытучысы” исеменнән соң “Халык укытучысы” мактаулы исеменә дә дәгъва кылырга мөмкин. Педагогика өлкәсендә бу иң югары мактаулы исем санала. “Атказанган”нан соң аны кимендә ун елдан соң гына бирәләр. 
Бу исемнәр барысы да дәүләт бүләкләре исәпләнә. Шәхесне дәүләт бүләгенә даими эш урыныннан тәкъдим итәләр. Бу мөмкин түгел икән, иҗтимагый оешмалар аша да дәүләт бүләгенә тәкъдим ителергә була. 
 

Фото: garant.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездэ дореслек юк, булмады, булмаячак, эгэр хэлегездэн кидсэ йорегез, булдырыгыз, турэлэр дореслекне яратмый алар, блат белэн бирэлэр награданы.

    Мөһим

    loading