16+

Машина тәрәзәсен каралтырга ярыймы?

Машина тәрәзәсен каралткан өчен нинди штраф каралган? Канун буенча аны каралту мөмкинме? Гомумән, хәзер юл иминлеге инспекторлары аны тикшерәме соң? Моңа соңгы елларда игътибар бирелми кебек.

Машина тәрәзәсен каралткан өчен нинди штраф каралган? Канун буенча аны каралту мөмкинме? Гомумән, хәзер юл иминлеге инспекторлары аны тикшерәме соң? Моңа соңгы елларда игътибар бирелми кебек.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тиешле норматив буенча яктылык үткәрми торган машина тәрәзәләрен тикшерү буенча системалы эш алып бара.

Әле күптән түгел генә алгы тәрәзәсен каралткан «Хонда Цивик» машинасы тоткарланган иде, ди ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәткәрләре. Руль артында Биектауда яшәүче 18 яшьлек егет булган. Тәрәзәнең яктылык үткәрүе бары 4,4 процентны гына тәшкил иткән. Бу егет моңа кадәр дә бу маддә буенча административ җаваплылыкка тартылган булган. Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.3нче маддәсе буенча полиция хезмәткәренең машина тәрәзәсен тиеш­ле нормативларга җавап бирерлек итеп тәртипкә китерү таләбен үтәмәгән өчен, егетне тоткарларга туры килгән. Суд карары нигезендә, аны өч көнгә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Канун нигезендә, машинаның алгы як тәрәзәләре 70 процент яктылык үткәрергә тиеш. Бу таләп үтәлми икән, тәрәзәләрен каралткан машинаны йөртү тыела. Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.5нче маддәсе 3.1нче бүлеге буенча, моның өчен 500 сум штраф каралган. Шулай ук машина тәрәзәсен тәртипкә китерергә дә кирәк булачак. Әгәр дә машина йөртүче бу таләпне үтәми икән, аңа 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф салырга, шулай ук 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading