16+

Машинада нинди документлар булырга тиеш?

Юл-патруль хезмәте (ДПС) хезмәткәре, автомобильне туктаткан очракларда, нинди документларны карарга хокуклы? Мансур Вафин, Казан.

Юл-патруль хезмәте (ДПС) хезмәткәре, автомобильне туктаткан очракларда, нинди документларны карарга хокуклы? Мансур Вафин, Казан.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бу сорауга түбәндәге аңлатманы бирә:

– Машина яки трактор йөртүчедә үзе белән тиешле категориядәге транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы, ә таныклыгы алынган очракта – вакытлы рөхсәт кәгазе, теркәү һәм дәүләт техник каравы узу документлары булырга тиеш. Арба-прицеп тагылган икән, аңа да милек яки файдаланып торырга рөхсәт документы булу зарур. Аерым шартларда шоферның юл кәгазе (путевой лист), лицензия карточкасы, йөк документлары булырга тиеш. Әгәр зур күләмле бик авыр яки хәвефле йөк алып барылса, боларга да махсус рөхсәт документлары кирәк. Гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы да шушы таләп ителгән документлар исемлегенә керә. ДПС хезмәткәре бу документларны кулына алып карарга хокуклы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading