16+

Машинаны кире кайтарып буламы?

Салоннан автомобиль сатып алган гына идек, бер атна да йөрергә өлгермәдек, машинада җитешсезлекләр сизелә башлады. Бу очракта нишләргә була? Рафик Садриев, Чаллы.

Салоннан автомобиль сатып алган гына идек, бер атна да йөрергә өлгермәдек, машинада җитешсезлекләр сизелә башлады. Бу очракта нишләргә була? Рафик Садриев, Чаллы.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин:
– Закон нигезендә җитешсезлек ачыкланган товарны, шул исәптән машинаны да 15 көн эчендә кибеткә кире тапшырырга була. Россия Хөкүмәте карары белән (2011 елның 10 ноябреннән, № 924), автомобиль техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертелгән.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә товарда кимчелекләр күзәтелгәндә, кимчелекләрне вакытында төзәтмәгән очракта кулланучы аны алыштырырга хокуклы. Берничә очракны карап үтәргә кирәк. Беренчесе, кимчелекне төзәтү өчен шактый чыгымнар таләп ителә. Яки төзәткән саен, кабат ватыла. Бу вакытта, импортер, дилер кимчелекнең ни дәрәҗәдә икәнен, бу очракта кулланучы өчен ничек уңалыйрак икәнен үзе хәл итә.

Икенчесе, закон нигезендә, товарның кимчелекләрен төзәтү өчен иң күбе 45 көн бирелә. Әгәр дә сатучы шушы көн эчендә кимчелекләрне бетермәгән икән, кулланучы автомобиль акчасын кайтарырга хокуклы. Шуңа да машина, хуҗаларына файдалы киңәш: сервиска мөрәҗәгать иткәндә, җитешсезлек турындагы шикаятьне, гаризаны язмача ике нөсхәдә әзерләргә кирәк. Берсен дилерга бирергә, икенчесен – кабул итеп алу турындагы датаны, имзаны куюны сорап, үзеңдә калдырырга. Әгәр дә кул куюдан баш тарталар икән, шикаятьне заказлы хат итеп юлларга була. Бу вакытта хатны кабул итү көне документларда теркәлә.

Өченчесе, ел дәвамында 30 көннән артык машина ватылып торган икән, аны куллану мөмкин булмаганда, шулай ук машинаны салонга кире кайтарырга була. Бу очракта ремонт ясаткан көннәрне документаль рәвештә теркәп барырга кирәк.

Ике арада бәхәс килеп чыкканда, сатучы автомобильгә үз хисабына экспертиза уздырырга тиеш. Кулланучы исә бәйсез экспертиза вакытында үзе дә катнаша ала. Әгәр кулланучы хаклы булып та, закон нигезендә, сатучы автомобиль суммасын кайтарырга теләми икән, барысын да суд аша хәл итәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading