16+

Мәчегә вакцина кадату мәҗбүриме?

Әгәр дә мәчең өеңдә генә торса, аңа котыру чиренә каршы вакцина ясату мәҗбүриме? Сания Җиһаншина, Казан.

Әгәр дә мәчең өеңдә генә торса, аңа котыру чиренә каршы вакцина ясату мәҗбүриме? Сания Җиһаншина, Казан.

Татарстан Министрлар Кабинеты Ветеринария буенча баш идарәсенең инфекцияле авыру хай­ваннар һәм аларга кар­шы эпизоотик чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә:
– Барлык йорт хайван­нарына да вакцина ясатырга кирәк. Аларның хуҗалары өйдә генә тормый бит, урамга да чыга. Үзләре белән котыру чире вирусын ияртеп алып кайтырга мөмкиннәр. Мәчеләр яки этләр аннан зыян күрми дигән бернинди дә гарантия юк. Практикадан күр­енгәнчә, мондый оч­раклар еш була. Мәчем өйдә генә тора бит, ди безгә хуҗалары. Ә лаборатория тик­шеренүләре котыру авы­ру фактын күрсәтә. Котыру чиренә каршы вакцина мәҗбүри яса­лырга тиеш. Әлеге чир­не булдырмас өчен, рес­публиканың барлык рай­он-шәһәрләрендә йорт хайваннарына бушка вак­цина ясый­быз. Ел саен 100 мең эт һәм мәчегә прививка ясатыла. Авыл җирләрендә терлекләргә вакцина ясатуны кон­троль­дә тотып була, ә менә шәһәрдә барлык эт яки мәчеләргә дә вакцина кадала дип әйтеп булмый, барысы да хуҗаларының на­мусыннан тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading