16+

Милек ничек бүленә?

Кызым икенче тапкыр тормышка чыкты. Кияүнең дә икенче никахы.

Кызым икенче тапкыр тормышка чыкты. Кияүнең дә икенче никахы.

Беренче никахтан ике баласы бар. Хатыны белән аерылышкач, ул өч бүлмәле фатирын балаларына, хатынына калдырган. Үзенә бернәрсә дә алмаган. Кызымның беренче иренең өйләнгәндә йорты өелеп беткән, өй эчендәге эш кенә калган иде. 12 ел никах белән яшәгәннән соң (бер ел язылышып яшәделәр), киявебез 55 яшендә кинәт үлеп китте. Хәзер кызыма һәм тугыз яшьлек улына бергә төзегән мөлкәтне ничек бүлергә?


Исемем редакция өчен генә.

Кызганыч, документларсыз, бөтен мәгълүматны да белмичә, мөлкәтнең ничек бүленүен билгеләү авыр. Шулай да аңлатма кертеп карыйк. Аңлавыбызча, киявегез булган мөлкәтен беренче хатынына һәм балаларына бүлеп биргән, мөгаен, бу суд карары нигезендә эшләнгәндер. Монда барысы да аңлашыла. Ә кызыгызга килгәндә, беренче иренең йорты кем исеменә теркәлгән булды икән? Россия Гражданнар кодексы буенча кеше милкен кемгә дә булса яздырырга тели икән, бу хакта васыятьнамә язарга тиеш. Әгәр дә васыятьнамә булмаса, милек канун нигезендә бүленә. Милек беренче чиратта мәрхүмнең әти-әнисенә, балаларына, тормыш иптәшенә бирелә. Әгәр васыятьнамә булмаса, ирегезнең йортында сезнең һәм улыгызның да өлеше бар булып чыга. Дөрес, моның өчен ир белән хатынның рәсми рәвештә язылышкан булуы кирәк. Кызыгыз ире белән законлы өйләнешкән булган, дип аңладык. Әгәр инде ире васыятьнамә язып, анда мирасчы итеп башка кешене күрсәткән булса, ул очракта да оныгыгызга өлеш чыгарга тиеш. Кодекста әйтелгәнчә, әгәр дә мәрхүмнең балигъ булмаган баласы, яки эшкә яраксыз балалары, тормыш иптәше, әти-әнисе бар икән, яки аның тәрбиясендә булган кешеләр булса, ул мирас беренче чиратта аларга бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading