16+

Миндаль белән абрикос төшен ничек бутамаска?

Базардан миндаль чикләвеге дип сатып алган идем, ул абрикос төше булып чыкты. Ничек алданмаска икән? Зәмирә, Казан.

Миндаль белән абрикос төшен ничек бутамаска?

Базардан миндаль чикләвеге дип сатып алган идем, ул абрикос төше булып чыкты. Ничек алданмаска икән? Зәмирә, Казан.

– Чыннан да, миндаль төшен абрикос белән бутап сату очраклары шактый күбәйде, – ди Татар төбәкара лабораториясенең туфракны һәм орлыкларны тикшерү бүлеге агрономы Рамилә Таҗетдинова. – Өч проба алып карадык. Шуның беренчесендә – 55 процент, икенчесендә – 40 процент, өченчесендә 50 процент абрикос төше иде. Игътибар белән караганда, аларны аерырга була. Миндаль төше зуррак һәм озынча, абрикос төше кечкенәрәк һәм түгәрәккә тартым. Намуссыз сатучылар өчен миндаль белән абрикос төшен катнаштырып сату бик күп табыш китерә. Шуңа күрә игътибарлы булырга кирәк.
Тәменә карасак, абрикос төше бераз ачырак, ләкин ашамаслык тәмсез түгел. Чамалап ашаганда, файдалы да. Тик аны артык күп ашарга ярамый. Балалар өчен көн дәвамында бер-ике, зурларга 20 гр абрикос төше ашарга рөхсәт ителә. Тагын шунысын да белеп торыгыз: абрикос төше аллергия бирергә мөмкин.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading