16+

Минем рөхсәттән башка фатирымны сата алалармы?

Фатирымның милекчесе булуым турындагы документларны югалттым. Кабат ясатырга әлегә вакытым юк. Ул документларны явыз ниятле кешеләр табып, минем исемнән сатмасыннар дип куркам. Мин үземне берәр ничек яклый, саклый аламмы? Айлинә Җамалиева, Теләче.

Фатирымның милекчесе булуым турындагы документларны югалттым. Кабат ясатырга әлегә вакытым юк. Ул документларны явыз ниятле кешеләр табып, минем исемнән сатмасыннар дип куркам. Мин үземне берәр ничек яклый, саклый аламмы? Айлинә Җамалиева, Теләче.

Татарстан Росреестрының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, дәүләт органы буларак, Росреестр гражданнарның күчемсез милеккә хокукларын гарантияли, милекченең хокукларын яклау каралган. Торак милекчесенең Росреестрга «сатып алу, бүләк итү кебек эшләр бары аның шәхси катнашында гына уза ала» дигән гариза тапшыру мөмкинлеге бар. Әлеге документ нигезендә, бердәм дәүләт реестрына бу хакта искәрмә кертелә. Нәтиҗәдә, әгәр дә торакны берәрсе ышанычнамә кәгазе белән сатарга уйласа, аның эше каралмый, документлар кире кайтарыла.

Шул рәвешле мошенникларга азмы-күпме чик куела. Сезнең очракта да документларыгыз «кара» риэлтор, намуссыз кешеләр кулына эләксә, ялган юл белән ышанычнамә кәгазе ясатып, фатирыгызны сатарга маташулары мөмкин. Әгәр дә Росреестрга тиешле документны тапшырсагыз, сезнең катнаштан башка торагыгызны бернәрсә дә эшләтә алмаячаклар. Әлеге гаризаны Росреестрның порталы аша шәхси кабинеттан электрон формада да бирергә була. Шулай ук күп функцияле үзәкләр аша да башкарырга мөмкин. 2018 елның I яртыеллыгында Татарстан Росреестры идарәсенә шундый 1796 гариза кабул ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading