16+

Намаз укыганда, урын алыштырып йөрү дөресме?

Соңгы вакытта мәчеттә намаз укучылар урын алыштырып йөри башлады. Фарызны укыгач, сөннәтне укыр алдыннан үз урыннарыннан китәләр дә, башка җиргә басалар. Кайберләре намаз укучының алдыннан да үтеп киткәли. Бу нинди галәмәт соң? Айнур Зыятдинов, Балык Бистәсе.

Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт мәчете имам хатибы:
– Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) фарыз намазы беткәннән соң, урынны алыштырырга киңәш иткән хәдисләре бар. Әмма бу – мәҗбүри дигән сүз түгел. Әзрәк кенә урынны үзгәртәсең икән, киңәш үтәлгән булып санала. Имам кеше дә фарыздан соң урынын үзгәртә ала. Фарызны рәт булып укыйлар да, сөннәттә урынны алыштырып, күчеп басып укыйлар, ягъни рәткә басып укымаска да мөмкиннәр. Мәчеткә намаз укырга соңга калып кергән кеше фарызнымы-сөннәтнеме укыганнарын аңламаска мөмкин. Ә моны күреп, фарызның укылган булуын күрә, мәчеттәгеләр белән сөннәтне укый башлый. Ә намаз укучылар алдыннан йөрү – гөнаһ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading