16+

Намаз вакытлары ник үзгәрде?

5 майдан ястү намазын бер сәгатькә иртәрәк укый башладык. Башта намаз вакытлары күрсәтелгән календарьда ялгышлык киткәндер дигән идем, танышым, дөрес, диде, әмма нишләп үзгәргәнен әйтеп бирә алмады. Сез аңлатып бирә алмассызмы? Мөршидә Кәримова, Казан.

Намаз вакытлары ник үзгәрде?

5 майдан ястү намазын бер сәгатькә иртәрәк укый башладык. Башта намаз вакытлары күрсәтелгән календарьда ялгышлык киткәндер дигән идем, танышым, дөрес, диде, әмма нишләп үзгәргәнен әйтеп бирә алмады. Сез аңлатып бирә алмассызмы? Мөршидә Кәримова, Казан.

Намаз вакытларын төгәл билгеләү өчен, барлык ислам дәүләтләрендә дә астрономик исәпләүләр кулланыла. Шуңа таянып, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгели. Кояш офык артына күмелгәч, ул горизонттан югала. Кояш тирәнгәрәк бата барган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы да кими бара һәм бер арадан соң офыкта әүвәл шәфәкъ кызыллыгы, аннары аклык бетә (ул кояш үзәгеннән офыкка карата 15 яки 18 градус почмак тәшкил итә). Шуңа күрә иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч, таң беленә башлый, 15 градус чамасында кызыллык хасил була. Кич белән киресенчә: 15 градуска җиткәч – шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста шәфәкъ аклыгы бетә.

5 майдан август башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый.

Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынган. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading