16+

Ни өчен күпбалалы булсак та мәктәптә бушлай ашатмыйлар?

Күпбалалы гаилә булып саналса да (кызымның өч бала), мәктәптә аларны бушлай ашатмыйлар. Бу законлымы? Беркутовлар гаиләсе, Яшел Үзән

Ни өчен күпбалалы булсак та мәктәптә бушлай ашатмыйлар?

Күпбалалы гаилә булып саналса да (кызымның өч бала), мәктәптә аларны бушлай ашатмыйлар. Бу законлымы? Беркутовлар гаиләсе, Яшел Үзән

Закон нигезендә, мәктәптә кайсы категория укучыларны бушлай ашатырга икәнен һәр муниципалитет үзе хәл итә.
Бу соравыбызга Яшел Үзән районы башкарма комитетының мәгариф һәм фән идарәсе җитәкчесе Раиса Афанась­е­вадан мондый җавап килде: «Бүген Яшел Үзән районында күп балалы гаиләләрдән 1736 укучы исәпләнә. Аларны бушлай ашату өчен 19 384 783,60 сум акча таләп ителә. Муниципалитетта андый акчалар юк. Шуңа да карамастан, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, районда чаралар күрелә. дүрт һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә ел саен бушлай ашату каралган».

Фото: pravo.moe

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    За то төрмәдә утыручылар бушка ашый, бкшка яши

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э котежлар салырга акча кайян килэ берне генэ тугел бишэрне 1мен гектар жир белэн даже урманнарда сала башладылар

      Мөһим

      loading