16+

Нишләп кавынны бал белән ашарга ярамый?

Кавын белән балны бергә кушып ашасаң, кеше үләргә мөмкин икән, дип ишеттем. Берничә очракны да сөйләп күрсәттеләр. Моңа кадәр бер дә андый нәрсә турында ишеткәнем юк иде. Чынлап та шулай куркынычмы ул? Алсу Закирова, Казан.

Резидә ШӘРИПОВА, сәламәт туклану буенча белгеч:
– Хәзер – карбыз-кавын чоры. Халык күпләп ашап калырга ашыга. Мәҗлесләрдә дә аларны табынга күп итеп куялар. Кавынны бал белән генә түгел, башка ризыклар белән дә бергә ашарга ярамый. Бигрәк тә сөт, бал белән. Югыйсә эчәклек белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Моны эчәкләр чуалу дип әйтәләр. Бал кавын кисәкләренә ябыша һәм эшкәртелмичә генә эчәклеккә эләгә. Кавынны фәкать үзен генә аерым ашарга кирәк. Шулай ук буш ашказанына да түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading