Безнең гаиләдә өч бала. Олы улыма быел 20 яшь тулды. 14 яшьлек кызыбызда сирәк очрый торган авыру ачыкланып, инвалидлык бирелде.
Кыйммәтле дару белән генә тора. Озак көткәннән соң, квота бирделәр. Әлеге даруның бер ампуласы 70-110 мең сум тора. Моңа кадәр атнага бер тапкыр ясата идек. Хәзер дозасын икеләтә арттырдылар. Дару квота белән бер штук кайта. Башта үз көчебез, аннан туганнарыбыз ярдәме белән бер ампуланы сатып алдык.
Баланы яшәтәсе килә, районда сбор да игълан ителде (сбор ябылды). Балага һәрвакыт реабилитация һәм акча кирәк. Кечкенә улыбызга алты яшь, анысы сөйләшми. Аны да дәваларга кирәк. Үзем эшлим. Ирем рәсми төстә эшләми, төзелештә йөри. Районда яки авылда рәсми эшләгән кеше күп акча эшли алмый. Олы улыбыз уку белән бергә, әтисе белән төзелештә эшләде. Бөтен кергән акча кызның даруына тотыла.
Техникум тәмамлау белән улыбызга хәрби комиссариаттан повестка килде. Гаиләдә ике авыру бала бар. Олы улымны армиягә алсалар, уртанчы баланы дәвалауга акча җитмәячәк. Гаиләдә инвалид бала булса, армиядән калу мөмкинлеге юкмы? Бу хатны чарасызлыктан язам.
Адресым редакция өчен генә.
Без әлеге хатны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатына юлладык. Редакциягә килгән җаваптан күренгәнчә, Татарстан Республикасы хәрби комиссары, полковник Юрий Михайлович Беляев имзаланган хат, нинди очракларда хәрби хезмәттән азат ителү яки кичектерү каралуга ачыклык кертә.
Хәрби хезмәткә чакырылыр алдыннан егетләрнең сәламәтлекләрен ачыклау максатыннан табиблар тарафыннан тикшерү үткәрелә. Медицина күрсәткечләреннән чыгып, “Хәрби хезмәт һәм хәрби бурыч турында”гы Федераль законның (28.03.1998. №53-ФЗ) 28 мәддәсенең 1 пункты нигезендә, районнарда эшләп килүче комиссия чакырылучы (призывник) хакында карар чыгара. Әгәр дә, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылса, аның шәхси делосы һәм медицина документлары Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясенә юллана. Әгәр дә республикасы чакырылыш комиссиясе хәрби хезмәткә чакырылучыны азат итүне кирәк дип тапса, хәрби билет бирү эше башланып китә.
“Хәрби хезмәт һәм хәрби бурыч турында”гы Федераль законның (№53-ФЗ) 24 мәддәсенең 1 пункты нигезендә, хәрби хезмәтне кичектерү түбәндәге очракта каралган:
- Федераль закон нигезендә сәламәтлеге буенча вакытлыча хәрби хезмәткә яраксыз дип табылса - бер елга кадәр;
- закон нигезендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кешедән башка әтисен, әнисен, хатынын, бертуганын, бабасын, әбисен яки үзен уллыка алган кешене тәрбияләүче булмаса, бу очракта кичектерү каралган. Ләкин әлеге кешеләр хәрби хезмәткә чакырылучының яшәү урыны буенча федераль социаль-медицина учреждениесе карары нигезендә дәүләт тарафыннан тулысынча тәэмин ителмәгән һәм сәламәтлекләре буенча кеше ярдәменә мохтаҗ булган дип расланган очракта.
- балигъ булмаган бертуганын карарга кеше булмаганда;
- баласы булып, хатынсыз бала үстергәндә;
- ике һәм аннан да күбрәк баласы булса;
- өч яшькә кадәр инвалид баласы булганнар.
“Хәрби хезмәт һәм хәрби бурыч турында”гы Федераль законның (№53-ФЗ) 24 мәддәсенең 2 пункты нигезендә, бакалавриат (белгечлек) программасы буенча көндезге уку йортларында белем алучылар шулай ук вакытлыча хәрби хезмәттән кичектерү каралган. Ләкин бу - укучы моңа кадәр бакалавр, белгечлеге яки магистр дипломына ия булмаган очракта гына.
Әгәр дә кеше хәрби хезмәткә яраклы дип табылып, гаилә хәле буенча бернинди дә кичектерүгә хокукы юк икән, район хәрби комиссиясе гаилә хәлен исәпкә алып, 2025 елның язында хәрби хезмәткә җибәрү шарты белән хәрби хезмәтне кичектерергә мөмкин.
Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар