16+

Ошамый ла бу миңа...яки аяк киеме ошамаганда нишләргә?

Журналист Эльвира Мозаффарова Казан кибетләре буенча йөреп, тикшерү үткәрде.

Ошамый ла бу миңа...яки аяк киеме ошамаганда нишләргә?

Журналист Эльвира Мозаффарова Казан кибетләре буенча йөреп, тикшерү үткәрде.

Казаннан газета укучыбыз Надия ханым Фәтхуллина мөрәҗәгать итте. Табигый күннән сапоги алган булган. Быелгы аномаль кыш сәбәп­леме икән, сапоги бик тиз эштән чыккан. «Гел дымлы, юеш һава торышы үзенекен итте, күрәсең, яңа сапогида ак сызыклар барлыкка килде. Хәзер миңа нишләргә?» – ди Надия апа.

7 көндә алыштыралар


Аның проблемасын хәл итү өчен, кибеткә мөрәҗәгать итәргә туры килде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы канунның 18нче маддәсе, 1нче бүлеге нигезендә (№2300-1, 1992 елның 7 февраленнән гамәлдә), без кибетчедән сыйфатсыз сапогины шундыйга алыштырып бирүне сорадык.
Баксаң, бу кимчелек аяк киеменең сыйфатына бәйле түгел икән. Сапогида ак сызыклар, гадәттә, юлларга сибә торган реагент сәбәпле килеп чыга. Бу катнашма аяк киеменең табанын да эштән тиз чыгара. Табан кубып чыгарга да мөмкин. Аяк киемендәге өске, аскы детальләр тоташкан урыннан су үткән очракта да сатучы җавап бирми. Реагент аркасында аяк киеменә зыян килсә, кулланучы коммуналь хезмәтләргә шикаять белдерә ала. Надия апага уңыш елмайды: аяк киемен алыштырып бирделәр.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин белән аяк киемен сатып алган вакытта кулланучы хокуклары турында сөйләштек.

– Марсель, нинди очракта сыйфатсыз аяк киемен кибеткә кире кайтарырга була?
– Аяк киеме, башка товарлардан аермалы буларак, сезонга карап бүленә. Шуңа да куллану вакытлары да ел фасылына бәйле рәвештә билгеләнә. Бу төбәктәге һава торышы үзенчәлекләренә дә бәйле. Кимчелекләр күзәтелгән очракта, аяк киемен гарантия вакыты чыкканчы кайтарыр­га була. «Кулланучылар хокук­ларын яклау турында»гы канунның (№ 2300-1, 1992 елның 7 февраленнән гамәлдә) 25нче маддәсе нигезендә, сыйфатлы аяк киемен дә формасы, үлчәме, фасоны, төсе, комплектациясе туры килмәгәндә, сатып алган көнне санамыйча, 14 көн эчендә кибеткә кире кайтарырга рөхсәт ителә. Дөрес, аяк киеме үзенең товар кыяфәтен үзгәртмәгән, киелмәгән булырга тиеш. Әгәр дә алыштырып алыр­га шундый ук товар юк икән, кулланучы аяк киеменең акчасын таләп итә ала. Гадәттә, гариза язганнан соң, бу акча 3 көн эчендә кайтарыла.


– Кире кайтарган очракта, аны шундыйга алыштырып кына буламы?
– Товарда кимчелекләр табылганда, әгәр алар сатучы белән килешенмәгәндә, сатып алучы үзе сайлаган әйберне шундый ук товарга алыштыруны таләп итә ала. Сату бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагыны да тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Кулланучы бәяне киметүне яки өстәмә акча түләп, башка аяк киемен алырга, кимчелекне төзәтүне таләп итәргә, сатып алу килешүеннән баш тартып, акча сорарга да хаклы.


– Аяк киемен ничә көндә алыштырырга тиешләр?
– 7 көндә алыштырырга тиешләр. Әгәр өстәмә тикшерү таләп ителә икән, 20 көн эчендә товарны кайтаралар. Җитешсезлекләрне төзәтү вакыты 45 көннән дә артырга тиеш түгел. Әгәр дә сатучы кулланучының таләбен үтәми икән, ул һәр көн өчен аяк киеме бәясенең 1 проценты күләмендә акча түләргә мәҗбүр булачак.


– Аяк киемендә товар турында нинди мәгълүмат күрсәтелергә тиеш?

– Аяк киемендә товарның, җитештерүченең исеме, оешманың адресы, шикаятьләр кабул итү өчен, ремонт өчен җаваплы оешма адреслары; җитештерүче ил, кулланучыларга киңәшләр, аяк киемен куллану буенча белешмәлек, куллану вакыты, гарантиясе, бәясе, кредит тәкъдим ителгән очракта, аның шартлары күрсәтелергә тиеш. Мәгълүматның рус телендә булуы да шарт.

Йә тар аяк киеме ки, йә өйлән

– Язучы Мөхәммәт Мәһдиев ничек дигән әле? Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән, дигән. Аяк киеменең үлчәме туры килмәсә нишләргә?

– Аяк киеме үлчәме буенча туры килмәсә, аның формасы үзгәрергә, җөйләре сүтелергә, ярылган урыннар барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракта да артык зур яки кыса торган аяк киемен кире кайтарырга була.


– Әгәр дә сыйфатсыз товарны китергәч тә, кибетче белән бәхәс килеп чыкса, сыйфатсыз икәнне ничек расларга?
– Бәхәс вакытында, сатучы экспертиза уздыра ала. Кулланучының бу экспертизада катнашырга хакы бар. Нәтиҗәдә, җитешсезлекләр сатып алучы аркасында килеп чыкканлыгы ачыкланса, кулланучы, кибетче экспертиза өчен тоткан акчаны, башка чыгымнарны капларга бурычлы. Әгәр сатучы канун таләп­ләрен үтәүдән баш тарта икән, үз хокукларың бозылу турында, таләп­ләреңне күрсәтеп, язма дәгъва тапшырырга кирәк.

– Бу гаризаны, шикаятьне ничек язарга?
Шикаятьне ике нөсхәдә язмача әзерләргә кирәк. Берсен гаризаны кабул итеп алулары турында имза куйдырып, үзегездә калдырыгыз. Бәхәсле хәлләрдә, судка мөрәҗәгать итәргә туры килгәндә, ул ярдәм итми калмас. Икенчесен кибеткә тапшырасыз. Шикаятьтә сатучы, сатып алучы күрсәтелә. Вакыйга тасвирлана. Аяк киемен кайсы кибеттән сатып алуыгыз, ни сәбәп­ле кайтарырга теләвегез – барысы да бәйнә-бәйнә аңлатылсын. «Кулланучылар хокукларын яклау» турындагы канунга сылтама ясасагыз, тагын да яхшы. Ахырдан датаны һәм имзагызны куегыз. Әгәр ниндидер сәбәпләр буенча дәгъ­ваны алмыйлар икән, аны почта аша заказлы хат белән оешма урнашкан урынга тапшыру тамгасы һәм андагы әйбернең исемлеге белән җибәрү кирәк.


– Аяк киемен ничек сайларга?
– Беренчедән, дөрес үлчәмле аяк киеме алыгыз. Үкчә кысып торырга тиеш түгел. Балаларга аяк киеме сайлаганда, экономия турында онытырга туры килә. Иң мөһиме – сыйфатлы аяк киеме сайлау, чөнки ул баланың аягын формалаштыруга йогынты ясый. Аяк киемен утырып кына киеп карамагыз. Аны киеп йөреп килегез.
Сүз уңаеннан, коронавирус, сумның бәясе төшүе белән бәйле рәвештә чит илдән кергән аяк киеме кыйммәтләнергә мөмкин дип фаразлый белгечләр. Хәер, бу сәбәпләр аркасында гына да түгел, 1 марттан аяк киемен мәҗбүри маркировкалау кагыйдәсе керде. Бу исә җитештерүчеләр өчен отышлы түгел икән. Маркировка зур чыгымнар сорый. Белгечләр, бу аяк киеме сату белән шөгыльләнгән күп кенә кибетләрнең ябылуына китерергә мөмкин, диләр. Казанда 20 елдан бирле эшләп килгән бер танылган аяк киеме кибете дә тиздән эшчәнлеген туктатырга җыена, имеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading