16+

Пенсионерларга ничек бушка юллама алырга?

Юллама алучы пенсия яшендәге эшләмәүче кешеләргә шифаханәгә бару һәм кайту юлы да түләнергә тиеш. Моның өчен ялдан соң социаль яклау оешмасына шифаханәдә торуны дәлилли торган талонны һәм транспорт билетларын бирергә кирәк.

Пенсионерларга ничек бушка юллама алырга?

Юллама алучы пенсия яшендәге эшләмәүче кешеләргә шифаханәгә бару һәм кайту юлы да түләнергә тиеш. Моның өчен ялдан соң социаль яклау оешмасына шифаханәдә торуны дәлилли торган талонны һәм транспорт билетларын бирергә кирәк.

Укучыларыбыздан килгән сорауларга юрист Гүзәл Җәләлова җавап бирә
– Шифаханәгә бушлай юллама бөтен пенсионерларга да каралганмы?
– Пенсионерларга шифаханәгә бушлай юлламалар бирелү – ул сәламәтлекне ныгытуның, ял итүнең бер мөмкинлеге. Пенсионерларга ял бушлай, яки түбән бәядән каралган. Әгәр дә бу социаль гарантиядән баш тартсалар, пенсиягә 500 сум күләмендә өстәмә акча итеп алырга була.
– Бушлай юллама кемгә каралган?
– Эшләмәүче, яше, инвалидлык яисә “выслуга” буенча пенсионерлар, хезмәт ветераннары бу социаль гарантия белән файдаланырга мөмкин. Бу льгота региональ дәрәҗәдә бирелә һәм һәрбер регионда төрлечә.
– Юллама ничә тапкыр бирелә?
– Юлламаны календарь елында бер тапкыр алырга була. Шулай ук кайбер медицина күрсәтүләре буенча, табиб күрсәтмәсе буенча өстәмә юллама алырга мөмкин. 
– Нинди документлар кирәк булачак?
1. Юлламаны рәсмиләштерү өчен беренче эш итеп участок табибына күренергә кирәк. Ул дәвалану кирәклеге турында нәтиҗә чыгаргач, аңардан махсус белешмә (№070/у-04) алырга кирәк булачак.
2. Шулай ук стандарт тикшеренү дә узасы була. Моңа анализлар тапшыру, флюорография, кардиограрамма узу да керә.
3. Аннан социаль яклау оешмасына барып кирәкле документларны тапшырырга.
4. Гариза язгач пенсионерны исәпкә алалар. 20 көн эчендә гариза карала һәм пенсионерга чират саны билгеләнә. Бу турыда һәм юлламаны алу вакыты турында аңа мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Шулай ук пенсионер гариза язып шифаханәгә бару датасын күчерергә хокуклы. 
5. Юллама алучы пенсия яшендәге эшләмәүче кешеләргә шифаханәгә бару һәм кайту юлы да түләнергә тиеш. Моның өчен ялдан соң социаль яклау оешмасына шифаханәдә торуны дәлилли торган талонны һәм транспорт билетларын бирергә кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading