Шәһри Казан

Пенсионерларны тагын алдалыйлармы?

«Шәһри Казан» газетасының узган санында пенсия белән бәйле мошенниклар турында искәрткән идегез. Ә менә миңа бөтенләй башка механизм буенча шалтыраттылар.

Имеш, минем пенсиям дөрес исәп­ләнмәгән, алар аны кабат тикшерә алалар, тик моның өчен акча түләргә кирәк. Юридик хезмәт күрсәтә торган оешмага чакыртып, кул да куйдырталар. Моның өчен 2-3 мең сум акча түләргә кирәк. Кыскасы, бу да мошенниклык төредер, әйеме? Мин алар белән озак сөйләшеп тормадым. Шулай да, пенсиямне дөрес исәпләделәрме, дигән сорау тынгылык бирми. Әлфия Зарипова,  Яшел Үзән.

Татарстанның Пенсия фонды белгечләре аңлатуынча, республикада пенсия белән бәйле алдалау очраклары бик күп. Кызганыч, ялгыз пенсионерлар мошенниклар капкынына тиз эләгә, күп нәрсәгә ышана, уйламыйча кул куя. Әйе, пенсия дөрес исәпләнмәгән, акча түләсәгез, кабат исәплибез дигәне дә – мошенниклыкның бер төре. Татарстан Пенсия бүлегенең идарәчесе Эдуард Вафин пенсионерларга аеруча сак һәм игътибарлы булырга киңәш итә. Әгәр дә пенсия­гезне дөрес исәпләмәгәннәр дип шикләнәсез икән, теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып, кабаттан исәпләттерә аласыз. Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.

Реклама

Анна Арахамия фотосы
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: