16+

Пенсия арта. Кемнәрнең?

1 майдан пенсияләр арта, дип ишеттем. Миңа 77 яшь, гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыктым, хәзер дә авылда яшим. Минем дә акча артамы. Рәшит абыегыз, Тукай районы.

Пенсия арта. Кемнәрнең?

1 майдан пенсияләр арта, дип ишеттем. Миңа 77 яшь, гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыктым, хәзер дә авылда яшим. Минем дә акча артамы. Рәшит абыегыз, Тукай районы.

Дөрестән дә, 1 майдан Россиядә кайбер категориягә керүче кешеләргә пенсия арта. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Сәүдә-сәнәгать палатасы Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләгән.
– Мисал өчен, 80 яшькә җиткән кешеләргә закон буенча ай саен 7,5 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган. Гариза язарга кирәкми, – дип искәртә Иванова-Швец.

Социаль фондта пенсионерлар турында бөтен мәгълүмат бар, шуңа күрә күпчелек очракта өстәмә гариза язарга кирәк түгел. Мисал өчен, гыйнварда эштән киткән яки стажны исәпкә алу өчен өстәмә документлар китергән кешеләргә кагыла.

Әмма кайбер үзгәрешләр турында фондка хәбәр итәргә туры киләчәк. Әйтик, әгәр пенсионер тәрбиягә яңа кеше алса, аңа өстәмә түләү тиеш була. Бу һәм башка очракларда социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итү мөһим, ди спикер.

Пенсия дигәннән, аеруча авыр һәм җаваплы һөнәрләр вәкилләре, шулай ук Ерак Төньякта яшәүчеләр югары пенсия алырга хокуклы. Иҗтимагый палата әгъзасы, «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов шул хакта белдерде.

Федераль дәүләт хезмәткәрләре, космонавтлар, хәрби һәм очу-сынау составы хезмәткәрләре өстәмә пенсия алуга хокуклы, әмма алар өчен дә билгеле бер шартлар бар, диде эксперт. «Мисал өчен, 2023 елда дәүләт граждан хезмәте стажы кимендә 18 ел һәм алты ай булырга тиеш», – дип ачыклык кертә Виноградов.
Пенсия исәпләү тәртибе, аның күләме кебек үк, һәр очракта аерым карала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading