Шәһри Казан

Пенсия бүлегенең шәхси кабинетында эш стажым 1 ел 00 көн дип тора. Бу нәрсә дигән сүз?

2018 елда пенсиягә чыктым. Эшләвемне дәвам итәм. Пенсия бүлегенең шәхси кабинетында эш стажым 1 ел 00 көн дип тора. Бу нәрсә дигәнне аңлата? 

Реклама

Яшел Үзәннән Алим Закиров җибәргән сорауга Киров районы пенсия бүлеге җитәкчесе Гүзәл Сафина җавап бирә: 
– Шәхси пенсия коэффициенты, эшләгән елларда җыелган иминият стажы турында мәгълүмат пенсия фондының рәсми сайтында гражданның шәхси кабинетында “Шәхси лицевой счет турындагы мәгълүмат” бүлегендә чагыла. Кешегә иминият пенсиясе билгеләнгәннән соң әлеге мәгълүматлар яңара. Иминият керемнәре, стаж, коэффициент – болар барысы да пенсияне билгеләүдә кулланыла. Ә графада саннар нольгә әйләнеп кала. Шуннан соң биредә яңа мәгълүмат туплана башлый. Эшләүче пенсионерлар эшләрен туктаткан очракта ничә сум акча алырга мөмкин булуларын күрә ала. Шәхси лицевой счетның торышын дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук күпфункцияле үзәкләргә, теркәлү урыны буенча пенсия бүлелегенә мөрәҗәгать итеп тә белергә була. Шәхси лицевой счет торышы турында выписка алганда паспорт булу сорала. Пандемия вакытында коронавирусны кисәтү максатында пенсия бүлекләренә бары алдан язылып кына килергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: