Шәһри Казан

Пенсия бөтен кешегә дә артамы?

Беркөнне телефоныма шалтыратып, пенсиям күчә торган карта номерларымны сорадылар. Телефондагы ягымлы тавышлы хатын-кыз үзен Пенсия фондыннан дип таныштырды һәм минем пенсиягә ел нәтиҗәләре буенча 1500 сум өстәләчәген хәбәр итте. Бу акча миңа нәрсә өчен тиеш икән, ул башкаларга да биреләме? Иселбану Рәшитова, Казан.

Реклама

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре кисәтә: республикада телефон аша шалтыратып, пенсия арткан дип алдалаучы мошенниклар арткан. Телефон аша хатын-кыз тавышы пенсионерга акча артуы турында әйтә һәм бу акчаны күчерү өчен аның карта номерлары белән кызыксына. Татарстан Пенсия фонды бүлеге мондый алдакчылар белән сак булырга, пенсия күчә торган карта номерларын берәүгә дә бирмәскә, карта пин-кодларын да чит кешеләргә күрсәтмәскә куша. Быел пенсия индексацияләнде. Ел азагына кадәр ул башка артмаячак. Пенсиягә кагылышлы шикле хәбәрләр әйтеп шалтыратучылар турында республиканың пенсия бүлеге элемтә үзәгенә (843) 27-9-27-27 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: