16+

Пенсия таныклыгы югалттым, нишләргә?

Пенсия таныклыгымны югалттым. Хәзер нишләргә икән? Әлфия Сафиуллина, Казан.

Пенсия таныклыгымны югалттым. Хәзер нишләргә икән? Әлфия Сафиуллина, Казан.

Киров районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча Россия­нең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының карары белән, 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсия таныклыгын алу тәртипләре гадиләштерелгән. Хәзер пенсионер икәнне күрсәтә торган белешмә бирелә. Ул белешмәне алу өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук шәхси кабинет аша да гариза тапшырырга була. Белешмәләр бер эш көнендә әзерләнә, белешмәне алу өчен шәхесне раслый торган документ күрсәтергә кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading