16+

Пенсия турында 3 сорау

Сорауларга Киров районы пенсия бүлегенең социаль түләүләр төркеме җитәкчесе Лилия Печенкина җавап бирә.

Пенсия турында 3 сорау

Сорауларга Киров районы пенсия бүлегенең социаль түләүләр төркеме җитәкчесе Лилия Печенкина җавап бирә.

50 елдан артык эшләсәң, пенсия арта икән дип ишеттем. Бу дөресме?
Зәйнәп Габдрахманова,
Яшел Үзән.

– «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль закон кысаларында, 50 ел эш стажыннан соң пенсия суммасы үзгәрмәячәк.

Мин – эшләүче пенсионер, хезмәт хакым начар түгел, эш урыныннан ­Пенсия фондына да ярыйсы гына суммада кертем күчерелеп бара. Пенсиям­не кабат исәпләсеннәр өчен, гариза тапшырырга кирәкме?
Алисә Сабитова,
Казан.

– Эшләүчеләр өчен пенсия быелның 1 августыннан артачак. Моның өчен пенсия бүлегенә барырга кирәк түгел.

Берничә ел элек кияүгә чыгып читкә яшәргә күчендем. Хәзер минем ике гражданлыгым бар. Беренче иремнән ике балам туды. Икенче бала өчен ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Татарстанга яшәргә кире кайтмаячакмын, мин Россиядән читтә сертификаттан файдалана аламмы?
Исемем редакция өчен генә.
– Әйе, чит илдә яшәсәгез дә, ана капиталыннан файдалана аласыз. Моның өчен төп таләпләр: сез Россия гражданины булырга, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәскә тиеш. Шулай ук ана капиталын бары закон тарафыннан рөхсәт ителгән максатларда гына кулланырга ярый. Тагын бер мөһим шарт – ана капиталы ярдәмендә торакны бары Россия территориясендә генә алыр­га мөмкин. Шуңа да чит илдә сертификат белән торак алып булмаячак. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading