16+

Пенсиягә чыгар өчен стаж кирәкме?

Стажы күбрәк булган кешенең пенсиясе дә зуррак булачак икән дип ишеткән идем. Бу чынлап та шулаймы? Минем эш стажым 40 ел, миңа 82 яшь. (Суфия Сөнгәтова, Казан)

Пенсиягә чыгар өчен стаж кирәкме?

Стажы күбрәк булган кешенең пенсиясе дә зуррак булачак икән дип ишеткән идем. Бу чынлап та шулаймы? Минем эш стажым 40 ел, миңа 82 яшь. (Суфия Сөнгәтова, Казан)

Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, сезнең 40 еллык эш стажы, мөгаен, 2000 елга кадәр формалашкандыр. Сезнең очракта «совет стажы» төшенчәсе буш сүзләр түгел. 2010 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фонды валоризация уздырды. Гади итеп аңлатканда, 2002 елга кадәр җыелган эш стажын өстәмә 10 процентка индексацияләделәр. Ә 1991 елга кадәрге стажны тагын 1 процентка арттырдылар. Һәр граждан өчен пенсиясен стажына бәйле рәвештә аерым исәпләделәр. Картлык буенча пенсия 60 яшькә кадәргеләрнең уртача 700-800 сумга артты, ә 60-70 яшьлек пенсионерларның акчалары 1300-1400 сумга күбәйде.

Бүген дә иминият стажы зур мәгънәгә ия. Эш урыныннан Пенсия фондына күчереп барылган иминият кертемнәре пенсия күләменә тәэсир итә.

Пенсия өлкәсендәге яңа законнар нигезендә пенсиягә чыгу өчен җитәрлек эш стажы булу таләп ителә. Ел саен акрынлап арттырылып 2025 елга пенсиягә чыгу өчен 15 ел стаж кирәк булачак. Быел исә 10 ел эш стажы кирәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading