16+

Пенсиягә иртәрәк чыга аламмы?

Складта 10 елдан артык йөк ташучы булып эшләдем. Асбест ташыдым. Зыянлы эш аркасында пенсиягә иртәрәк чыга алмыйммы? Дамир Фатыйхов, Казан

Складта 10 елдан артык йөк ташучы булып эшләдем. Асбест ташыдым. Зыянлы эш аркасында пенсиягә иртәрәк чыга алмыйммы? Дамир Фатыйхов, Казан

 Казан шәһәре, Киров районы пенсия бүлегендә клиент хезмәте җитәкчесе Вера Гордеева аңлатуынча, канун буенча, асбест белән бәйле эштә йөк ташучы машина йөртүчеләр 1нче һәм 2нче исемлек буенча пенсиягә иртәрәк чыга ала. Икенче исемлектә «Төзелеш материаллары җитештерү» дигән бүлекчә бар. Аның буенча, йөк машинасы шоферларына гел карьерда мәшгуль булган өчен, пенсиягә алданрак чыгу мөмкинлеге бар. Беренче исемлектә исә «Асбест җитештерү» дигән бүлекчә бар. Аның нигезендә, асбестны кулдан төяп йә җайланма ярдәмендә тутырып ташыган машина йөртүчеләргә ташлама каралган. Барлык эш урыннары да документларда расланган булырга тиеш.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading