16+

Пенсиям кайчан артачак?

Мин 2019 елның ноябренә кадәр шәхси эшмәкәр булып эшләдем. Минем пенсиям кайчан индексация­ләнәчәк? Мәрьям Сафиуллина, Казан.

Пенсиям кайчан артачак?

Мин 2019 елның ноябренә кадәр шәхси эшмәкәр булып эшләдем. Минем пенсиям кайчан индексация­ләнәчәк? Мәрьям Сафиуллина, Казан.

Киров районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль закон нигезендә, мәҗбүри пенсия иминияте системасында эшләгән кешеләр эшчәнлекләрен туктаткан очракта, пенсия акчасы эштән киткәннән соң киләсе айның 1 числосыннан артачак. Әгәр дә кеше
шәхси эшмәкәр булып эшләгән икән, сез эшләүче пенсионер булып исәп­ләнгәнсез. 2019 елның ноябреннән эштән киткәч, Пенсия фондына бу хактагы мәгълүмат соңрак барып ирешә. Гыйнварда декабрь өчен килгән мәгълүматларда сезнең шәхси эшмәкәр булмавыгыз турында билгеле булган. Шуннан соң, февральдән индексацияләнгән пенсия билгеләнгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading