16+

Пенсиям ник артмады?

Мин – 68 яшьлек пенсионер. Ике бала анасы. Ике һәм аннан да күбрәк балалы аналар өчен пенсия арта дигәннәр иде, документлар җыеп тапшырсак та, үзгәреш булмады. Иминият пенсиясен арттырдылар, тик менә федераль пенсияне кисеп куйганнар. Кыскасы, пенсиям элек ничек бар, шулай калган. Гөлфинә Хәкимова, Башкортстан, Балтач районы, Богдан авылы.

Мин – 68 яшьлек пенсионер. Ике бала анасы. Ике һәм аннан да күбрәк балалы аналар өчен пенсия арта дигәннәр иде, документлар җыеп тапшырсак та, үзгәреш булмады. Иминият пенсиясен арттырдылар, тик менә федераль пенсияне кисеп куйганнар. Кыскасы, пенсиям элек ничек бар, шулай калган. Гөлфинә Хәкимова, Башкортстан, Балтач районы, Богдан авылы.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен яңача исәпли башладылар. Монда эш стажы, стажның коэффициенты, балларга зур басым ясала. Төгәлрәк аңлатканда, кешенең һәр ел хезмәт эшчәнлеге баллар, «еллык пенсия коэффициенты» белән билгеләнә. Баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы никадәр югары булса, баллар саны да шул рәвешчә артачак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны Россия Федерациясе хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффициентына тапкырланачак һәм ел саен индексацияләнәчәк. Билгеле булганча, хатын-кызларга яшь ярымга кадәр баласын тәрбияләгән декрет яллары өчен баллар каралган. Беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына – 1,8 балл, икенче балага елына – 3,6 балл, өченчесенә һәм дүртенчесенә һәр ел өчен 5,4 балл өстәлә. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен нәкъ менә шул яңа схема буенча исәпләделәр. Моны истә тотып, хәзер 2015 елга кадәр ялга чыкканнарның да пенсияләрен кабат исәпләттерергә була. Дөрес, декрет ялларын балларга әйләндерү һәркем өчен дә отышлы булмаска мөмкин, дип кисәтә пенсия бүлеге хезмәткәрләре. Декрет отпускы өчен баллар өстәлсә, эш стажы өчен коэффициент билгеләнә. Декрет ялларын балларга әйләндерү стаж коэффициентын киметә, шуңа да кемнеңдер пенсиясе – берничә йөз сумга, кемнекедер берничә тиенгә генә артырга мөмкин. Кыскасы, һәркем өчен пенсия эшләгән елларындагы хезмәт хакы, стажы, шәхси исәп-хисап күрсәткечләренә бәйле рәвештә билгеләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга, тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) акча алучыларга бу файдага түгел, ди белгечләр. Ләкин борчылырга сәбәп юк, закон нигезендә кешегә отышлы булган пенсия түләнә. Шуңа да яңадан исәпләттергәннән соң, пенсиягез азрак килеп чыкты икән, гаризаны кире алып, алдагы сумманы калдыруны сорарга була.
Билгеле булганча, пенсияләре бик аз булган пенсионерларга федераль социаль өстәмә түләүләр кушыла. Шул рәвешле, иң аз пенсия суммасы да төбәктәге яшәү минимумы суммасына җиткерелә. Башкортстанда бу сумма 8320 сумны тәшкил итә. Тулырак мәгълүматны теркәлү урыны буенча Пенсия фонды белгечләреннән алырга була.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading