16+

Пенсияне арттырып буламы? 

Пенсиям бик аз, очны-очка ялгарга гына җитә. Пенсия фондына бу хакта әйтеп гариза тапшырсаң, акча өстәлергә мөмкин дип ишеттем. Бу дөресме икән?  Фәния Сабитова, Чаллы.

Пенсияне арттырып буламы? 

Пенсиям бик аз, очны-очка ялгарга гына җитә. Пенсия фондына бу хакта әйтеп гариза тапшырсаң, акча өстәлергә мөмкин дип ишеттем. Бу дөресме икән?  Фәния Сабитова, Чаллы.

Пенсионерның материаль тәэмин итү өчен тотылган суммасы төбәктәге яшәү минимумыннан түбән икән, пенсиягә өстәмә түләүләр кушыла. Материаль тәэмин итү суммасын исәпләгәндә пенсия, закон тарафыннан билгеләнгән айлык түләүләр, социаль яклау өлкәсеннән бирелә торган ярдәм суммасы исәпкә алына. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, безнең республикада пенсионерлар өчен яшәү минимумының суммасы 2018 елда 8232 сумны тәшкил итә. Закон нигезендә, пенсиясе бу суммадан азрак булган кешеләргә өстәмә түләүләр каралган. Өстәмә акча Пенсия фондыннан бары тик эшләмәүче пенсионерларга гына бирелә. Тагын бер мөһим момент: социаль түләүләр бирүне сорап, теркәлү урыны буенча Пенсия фондына язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

фото: sakhalife.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading