Шәһри Казан

Пенсияне кабат исәпләтеп буламы?

Пенсиямне яңадан исәпләделәр дә, акчам артты, ди кайбер кешеләр. Пенсияне нинди очракта кабат исәпләтергә була? Моның өчен гариза язарга кирәкме? Әминә Сафиуллина,Кукмара.

Казан шәһәре Киров районының пенсия бүлегендә социаль түләүләр төркеме җитәкчесе Лилия Печенкина аңлатуынча, Пенсия фонды ел саен 1 августта эшләүче пенсионерларның иминият кертемнәрен исәпкә алып, пенсияләрен кабат исәпли. Тәрбиячесез калган өчен билгеләнгән пенсия дә август аенда кабат карала. Шулай ук пенсионерга 80 яшь тулгач, инвалидлык группасы үзгәргән очракта, пенсиянең суммасы башка булырга мөмкин. Бу очракта пенсияне кабат исәпләсеннәр өчен аерым гариза язарга кирәк түгел. 

Реклама

Ерак Себердә эшләп кайтучылар, тәрбиячесез калган кешеләрнең категориясе үзгәргәндә (ике әти-әнисен дә югалткан очракта), гариза нигезендә пенсияне кабат исәплиләр. Шуны да истә тотарга кирәк, 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан кешеләр дә акчаларын кабат исәпләттерүне сорап, мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта пенсия бүлеге белгечләре пенсияне кеше өчен отышлырак вариант буенча исәпли. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: пенсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: