16+

Полис турында 5 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия МӘГЪСҮМОВА җавап бирә.

Сорауларга Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия МӘГЪСҮМОВА җавап бирә.

Сырхауханәгә баргач, полисны алыштырырга куштылар. Яңа полисны кайчанга кадәр алыштырып өлгерергә кирәк?

Азалия Гайнуллина, Кайбыч.

– Иске полисларның гамәлдән чыгу вакытлары әлегә төгәл билгеләнмәгән. Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче сырхауханәләрдә, хастаханәләрдә алар әле дә кулланылышта. Шулай булуга да карамастан, яңа полисны мөмкин кадәр соңга калмыйча алыштырырга киңәш итәм.

Иске полисның куллану вакыты чыкты. Яңасын кайдан алырга була икән?

Айрат Фатыйхов, Казан.

– Моның өчен медицина иминияте компаниясен сайлап алыгыз. Республика территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче оешмалар өчәү – «АК БАРС-Мед», «Спасение» һәм «Чулпан-Мед». Үзең белән паспорт, мәҗбүри пенсия иминияте турындагы таныклык (СНИЛС) кирәк булачак. Гариза тапшырганда, вакытлыча таныклык бирелә. Полис үзе бер ай эчендә «Гознак» акционерлар җәмгыятендә ясала. Полисларны бирү пунктлары республиканың барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә урнашкан. Бу турыда тулырак www.fomsrt.ru сайтыннан яки мәҗбүри медицина иминияте контакт-үзәгеннән белергә була.

Әбиебезнең полисын алыштырырга кирәк. Ләкин ул үзе йөри алмый, аның өчен оныгына документ бирәләрме?

Лилия Заһидуллина, Сарман.

– Иминият компаниясенә кеше бара алмый икән, ышанычнамә кәгазе нигезендә документларны башка берәү дә тапшыра ала. Балигъ булмаган балалар өчен полисны ата-аналар ала.

Электрон (пластик) полис рәсмиләштереп була дип ишеттек. Бу хакта тулырак аңлатыгыз әле.

Айназ Садыйкова, Яшел Үзән.

– Мондый полисны алу өчен кәгазь полис алганда бирелә торган документларны тапшырырга кирәк. Пластик полиста кешенең фотосурәте һәм шәхси имзасы куелганга күрә, аны алу өчен гариза шәхсән бирелергә тиеш. Пластик карталарны ясау шулай ук «Гознак» акционерлар җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Абыем авылда яши. Аны үзәк район хастаханәсенә җибәргәннәр иде, ул анда белгечтән консультация алды. Аңа кан анализын тапшырырга һәм УЗИ ясатырга кушылды, ләкин без бу эшләрне бары өч көннән соң гына эшли алдык. Талон алып булмады. Бу законлымы?

Кәрим Саттаров, Тукай.

– Гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы нигезендә, планлы диагностика һәм лаборатория тикшерүләрен үтү иң күбе 14 календарь көн итеп куелган. Диагностика тикшерүләрен үткәрү урыны һәм вакытлары дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading