16+

Поручитель булу куркынычмы?

Ерак туганнарыбыз Казаннан ипотекага фатир алырга җыена, миннән поручитель булуымны сорыйлар.

Поручитель булу куркынычмы?

Ерак туганнарыбыз Казаннан ипотекага фатир алырга җыена, миннән поручитель булуымны сорыйлар.

Ләкин шундый зур акчалар эш иткән җирдә җаваплы кеше булырга куркам мин. Ризалык бирсәм, бу фатир акчасын соңыннан миңа түләргә туры килмәсме?

Гөлинә Садриева, Балык Бистәсе.

 

«Флэт» күчемсез милек агентлыгы хезмәткәре Айтуган Шәрәфиев сүзләренчә, фатир сатып алучының кредит түләрлек акчасы булмаган очракта, бу вазифа поручитель кулына күчәргә мөмкин. Россия Федерациясенең Гражданнар кодексында язылганча, кредит алучы да, поручитель да – кредит өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы кешеләр. Ягъни кредит алган кеше банкка акчаларны кайтара алмый торган дәрәҗәдә булса, бу эшне поручитель башкарырга тиеш.


Кредит алучы берничә ай дәвамында акча түләми, алга таба да түләргә җыенмаган очракта, банк судка мөрәҗәгать итә. Суд беренче чиратта әҗәтле кешенең банктагы акчаларын, күчемсез милеген кулга ала. Әгәр бу акчалар да әҗәтне капларга ярдәм итми икән, калган сумманы поручитель кайтарырга тиеш. Соңыннан поручитель, үз акчаларын кайтару өчен, кредит алган кешене судка бирә ала.


– Гомумән, әти-әни, бертуганнарга, якын туганнарга гына поручитель булырга киңәш итәм. Ерак туганнарга, яхшы таныш булмаган кешеләрнең кредитлары өчен җаваплы булмагыз, – диде белгеч. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading