16+

Салым түләргә өлгермәдем, нишләргә?

Салымны 3 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәклеген белә идем. Әмма, җай булмады. Хәзер киләсе елга гына түләсәм, аның суммасы үзгәрәме? Вакытында түләмәгән өчен миңа бер төрле штраф каралганмы? Айгизә Сафиуллина, Тәтеш

Салымны 3 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәклеген белә идем. Әмма, җай булмады. Хәзер киләсе елга гына түләсәм, аның суммасы үзгәрәме? Вакытында түләмәгән өчен миңа бер төрле штраф каралганмы? Айгизә Сафиуллина, Тәтеш

2017 ел өчен транспорт, җир, милек салымнарын түләү вакыты былтырның 3 декабренә кадәр иде. Әгәр ул вакытка түләп өлгермәгәнсез икән, 4 декабрьдән салым суммасы өчен Россия Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләнә башлый. Салым түләү срогы чыкканнан соң салым органы физик затка салым түләү, җыю, пеня, штраф, процент түләү турында таләп шартлары аңлатылып язылган документ җибәрә. Моннан соң, түләү вакыты күрсәтелмәгән булса, салымны сигез көн эчендә түләү мәҗбүри.

Әгәр бу очракта салым түләнмәсә, бурычларны түләттерү буенча барлык чаралар комплексы кулланылачак.Салым органнары судка мөрәҗәгать итә ала.

Бурычны суд тәртибендә түләтәчәкләр. Суд пристав-башкаручылары бурычлы кешенең милкен алырга мөмкин, объектны милке итеп теркәү эшләрен тыюны билгели ала, хәтта Россиядән читкә чыгуны да чикли ала. Салым органнары кешегә үзенең бурычларын гел тикшереп торырга киңәш итә. Моны Россиянең салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет яки электрон дәүләт хезмәте порталы аша да башкарырга мөмкин.
      

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading