16+

Шиңгән чәчәкләр өчен кем җавап бирә?

Кызымның туен уздыру өчен өч көнгә шәхси йорт арендалап тордык. Бүлмәләрне чәчәкләр белән бизәү өчен, белгечләр чакырттык. Тик туйның икенче көнендә үк чәчәкләр шиңә башлады. Бу хезмәт өчен 14 мең сум түләгән идек. Кәеф төште. Без бу очракта акчаларны кире кайтара алабызмы? Лена Хәмитова, Казан

Закон нигезендә, кулланучы белән сатучы, алдан килешү буенча товарның кимчелекләрен күрсә, әлеге товарны нәкъ шундыйга алыштырырга, йә өстәмә түләү шарты белән, башкасын сайларга, йә товарның хакын киметергә кушарга, йә кимчелекләрне төзәттерергә, сатып алу килешүеннән баш тартып, сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хаклы. Әгәр дә хезмәт күрсәтүче йә сатучы каршы килә икән, хәлне аңлатып, ике нөсхәдә шикаять язарга киңәш ителә.

Аның берсен сезгә сыйфатсыз хезмәт күрсәткән оешмага тапшырырга кирәк, алар ул документка кабул итеп алган көннең датасын һәм имза куярга тиеш.

Икенче нөсхә үзегездә саклана. Сезнең очракта хәл катлаулырак. Чәчәкнең ничә көн шиңми торуын билгели торган законнар, норматив документлар юк. Чәчәкләргә гарантия вакытын билгеләү бик авыр. Шуңа, букетлар сайлаганда, озаграк саклана торганына өстенлек бирергә, чәчәкнең сортына игътибар итәргә кирәк. Озак тере килеш утырсыннар өчен, чәчәкләрне ничек тәрбияләргә кирәклеген белгечләрдән сорашсагыз да була, дип аңлаттылар Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы бүлеге белгечләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading