Шәһри Казан

Социаль хезмәтләр җыелмасына ниләр керә?

– Кайбер категория гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасына ия дип ишеттем. Андыйлар рәтенә кемнәр һәм ул җыелмага нәрсәләр кергән? Айнур Рәшитов, Саба.

Реклама

– Социаль хезмәтләр җыелмасы ташламага ия, Федераль регистрга кергән кешеләргә каралган. Аларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиациядән зыян күрүчеләр һәм башкалар керә. Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата, дарулата алырга да була. Елына бары бер тапкыр, 1 октябрьгә кадәр генә сайлап гариза язарга мөмкин. Социаль хезмәтләр җыелмасына рецептлар буенча дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен махсус продуктлар алу кергән. Бер өлеше шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү өчен каралган. Өченче өлеш тернәкләнү өчен шифаханәгә юллама алуны үз эченә ала. Бүген республикада 147 мең кеше социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: