16+

Табиб анализларымны егетемә күрсәткән

Бер шәхси клиникада анализлар тапшырдым. Очраша торган егетем дә шунда тикшеренә. Минем гинеколог кушуы буенча тапшырган анализ нәтиҗәләремне уролог егетемә күрсәткән. Гаҗәпләнүемнең чиге юк, ничек инде минем рөхсәттән башка анализларымны чит кешегә күрсәтергә була? Ул бит минем ирем түгел, очрашып йөргән егетем генә, бу урологка карата шикаятьне кая юлларга була? Исемем редакция өчен генә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре аңлатуынча, табиб сере дигән төшенчә бар. Ак халатлы һәр медицина хезмәткәренә кагыла бу. Шәхси клиника булганга, урологка карата шикаятьне Росздравнадзорга юллый аласыз. Шулай ук бу хакта клиниканың баш табибына да әйтергә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading