16+

Телең салкында ябышып калса?

Беркөнне урамда узып барганда, биш яшьләр тирәсендәге баланың таганның торбасына теле белән ябышып калганын күрдек.

Беркөнне урамда узып барганда, биш яшьләр тирәсендәге баланың таганның торбасына теле белән ябышып калганын күрдек.

Әнисе нишләргә дә белми. Ашыга идек, ниләр булып беткәндер. Уйланып калдым, минем дә балаларым кечкенә. Салкында ялгыш шулай ябышып калсалар, нишләргә соң? Әдилә Гарипова, Яшел Үзән.

Беренчедән, балага салкында гына түгел, гомумән, урамда пычрак торбаларга ирен, тел белән кагылырга ярамавын аңлатырга кирәк. Ә инде тел ябышып калган икән, аны һич кенә дә тартып алырга тырышмагыз. Бу телне җәрәхәтләргә, хәлне катлауландырырга мөмкин. Иң яхшысы телгә җылы сулыш өреп карарга кирәк. Кайчакта металлга берничә тапкыр өрү дә җитә. Алай да телне куптарып алып булмаса, ябышкан урынга җылы су агызып карагыз, дип аңлатты табиблар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading