16+

Теш канау тәһарәтне бозамы?

Коръәннән берәр сүрәне укый башлап, укып бетермичә калдырырга ярыймы? Теш канау, җәрәхәтләнгән бармактан кан агу тәһарәтне бозамы? Айсылу Салихова, Казан.

Коръәннән берәр сүрәне укый башлап, укып бетермичә калдырырга ярыймы? Теш канау, җәрәхәтләнгән бармактан кан агу тәһарәтне бозамы? Айсылу Салихова, Казан.

Бармагымны ялгыш кына яраладым. Кул астында башка бер әйбер дә булмагач, яраны спиртлы салфетка белән каплап куйдым. Ул уразаны бозмыймы икән?
Мин кулларыма мазь сөртәм. Аның составында этанол 96 процент. Этанол икенче төрле спирт бит инде. Ул мөселман кешесенә хәрам түгелме?
Лилия Сабирова, Апас.

Сорауларга җавапны «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә:
– Кыска сүрә укый башлагансыз икән, ахырына кадәр укып бетерергә кирәк. Бик озын сүрә икән, аятьнең ахырында туктагыз. Аятьне укып бетермичә туктарга тиеш түгелсез.
Теш канау тәһарәтне боза, әгәр дә кан төсе төкеректән күбрәк булса. Аңкаудан канның килүе күренсә дә бозыла. Кан тәме килсә, төкереп карагыз, төсе аграк булса, кабат тәһарәт алырга кирәкми.
Бармак киселеп, җәрәхәтеннән кан ага икән, тәһарәтне боза. Кан чыгып, җәрәхәт өстендә калса, агып китмәсә, тәһарәт саклана. Кулдагы яраны спиртлы салфетка белән бәйләү уразаны боз­мый.
Составында этанол булган мазьны кулланырга рөхсәт ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading