16+

Тәгәрмәч өчен штраф бармы?

Машина тәгәрмәчен алыштырмаган өчен штраф түләтәләр икән дип ишеттем. Бу хәбәр дөресме? Айдар Зарипов, Әтнә.

Тәгәрмәч өчен штраф бармы?

Машина тәгәрмәчен алыштырмаган өчен штраф түләтәләр икән дип ишеттем. Бу хәбәр дөресме? Айдар Зарипов, Әтнә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, һава температурасы көндез 5-7 градуска кадәр җылынса, төнлә дә «плюс» тамгасында сакланса, көпчәкне алыштырырга мөмкин. Машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә йөрү рөхсәт ителми. Көпчәк протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса, юлда йөрү кагыйдәләрен бозу булып санала. Тәгәрмәчле транспорт чараларын эксплуатацияләү турындагы техник регламент буенча июнь, июль, август айларында шиплы тәгәрмәчләр белән йөрү тыела. Россиянең Административ хокук бозу кодексы буенча, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган.

Анна АРАХАМИЯ фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading