16+

Товар чегы нигә кирәк?

Кибеттә әйбер сатып алганда, нигә товар чегын бирмиләр? Ни өчен кайбер оешмаларда, алынган әйбер өчен хисап тотканда, нәкъ менә товар чегын сорыйлар?  Айдар Гыйззәтуллин, Чаллы.

Товар чегы нигә кирәк?

Кибеттә әйбер сатып алганда, нигә товар чегын бирмиләр? Ни өчен кайбер оешмаларда, алынган әйбер өчен хисап тотканда, нәкъ менә товар чегын сорыйлар?  Айдар Гыйззәтуллин, Чаллы.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарын үстерү бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, товар чегы ул төп документка беркетелә торган рәсми кәгазь булып санала. Әлеге документның расланган формасы юк. Шуңа да сатучы товар чегын ирекле формада язып бирә ала. Әлеге документка карата катгый таләпләр дә юк. Шуңа да карамастан, товар чегында кайбер мәгълүматларның булуы мәҗбүри. Әйтик, документта тәртип номеры, бирелү вакыты, товарны саткан оешманың тулы исеме, ИНН, юридик адресы, сатып алынган товарның гомуми суммасы, һәрберсенең исеме, бәяләре, документны биргән кешенең исем-фамилиясе, вазифасы, имзасы, мөһер сугылган булырга тиеш.

Истә тот!
Кыйммәтле товарлар сатып алганда, товар чегын сорап алсагыз яхшырак. Кулланучы хокукларын яклаганда, закон нигезендә чек мәҗбүри булмаса да, товар чегы булганда, сыйфатсыз товарны кайтару, алыштыру күпкә тизрәк һәм җайлырак. 

Үзегез сорамасагыз, сатучы товар чегын язып бирергә тиеш түгел. Ул аны бары сатып алучы үтенече белән генә бирә. Әгәр товар чегын бирергә теләмиләр икән, закон нигезендә, кулланучы соравы буенча чек бирелергә тиешлеген искәртә аласыз. 

фото: bankitb.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading