16+

Царевода мәктәп кайчан була?

Питрәч районына кергән Царево бистәсендә мәктәп юк. Мәктәп укучылары күрше авылдагы мәктәпкә йә Казанга барып укырга мәҗбүр. Дөрес, үзебездә дә мәктәп төзелеше башланды. Тик ул кайчан тәмамланыр икән? Бу мәктәп турында берәр мәгълүмат ачыклый алмыйсызмы? Сабировлар гаиләсе, Питрәч.

«Царево бистәсе» торак комплексы территориясендә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында, мәктәп төзелеп килә. Төзелеш компаниясенең баш инженеры Искәндәр Насыйров әйтүенчә, мәктәп 1224 балага исәпләнгән. Биредә проект буенча уку кабинетлары, спорт залы, теннис мәйданчыгы, ике бассейн, төрле спорт төрләре өчен мәйданчыклар булачак. Физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен лифтлар эшләр дип көтелә. Мәктәпне 2020 елның сентябрендә ачарга ниятлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading