16+

Туңдырма тамакны дәвалыймы?

Туңдырма тамак авыртканда файдалы, диләр. Бу мәгълүмат дөрес микән? Азалия Сафиуллина, Казан.

Туңдырма тамак авыртканда файдалы, диләр. Бу мәгълүмат дөрес микән? Азалия Сафиуллина, Казан.

Авырганда баллы ризык­лардан тыелып торырга киңәш итсәләр дә, кайбер табиблар татлы тәм-томнарның файдасы хакында да әйтә. Югары категорияле һәм гомуми практика табибы Лариса Алексеева: «Туңдыр­маны аз гына ашасаң, ул тамак авыртканда ярдәм итәргә мөмкин», – дип сөйләгән «Вечерняя Москва» газетасына. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, туңдырма авыз куышлыгындагы бактерияләрне юк итә һәм тамак бакасы (ангина) вакытында кешенең хәлен җиңеләйтә икән. Тамак авыртканда, табиб банан да ашарга куша. С витаминына бай җиләк-җимеш авыруны җиңелрәк кичерергә булыша. Ә менә кишер авыз куышлыгы бозылганда яхшы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading