Шәһри Казан

Уенчык өчен акча җыярга тиешләрме?

Ниһаять, өч ел көткәннән соң, балабызга балалар бакчасында урын бирделәр. Сөенеп барган идек, 300әр сум акча җыярга куштылар. Ата-аналар комитеты уенчыклар алырга уйлый икән, балалар бакчасындагы уенчыклар иске, ватылып беткән, ди. Бу бит безнең проблема түгел, улым үзенә уенчыкны өйдән дә алып бара ала, 300 сум күп тә түгел анысы, шулай да бирәсе килми. Тагын җыйдырачаклар бит инде аны, мәсәлән, дәфтәр, бәдрәф кәгазе, савыт-саба юу чаралары өчен. Бу законлымы?

Реклама

Татарстан прокуратурасы аңлатуынча, мәгариф учреждениеләре әти-әниләрдән мәҗбүри акча җыйдыра алмый. Бу хакта Россиянең мәгариф турындагы законында (5нче пункт, 9нчы маддә), Россия Конституциясендә, «Хәйрия эшләре һәм хәйрия оешмалары турында»гы законның 2нче маддәсендә дә әйтелгән. Канцтоварлар, уенчыклар, ремонт өчен дә акча җыю законлы түгел. Дөрес, әти-әниләр үз теләкләре белән балалар бакчасына ярдәм итә ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: