Шәһри Казан

Украина кешесенә пенсияне ничек алырга?

Украинадагы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, әти-әниләребезне үзебезгә яшәргә алып килмәкче булабыз. Алар пенсияләрен Россиядә алсыннар өчен нишләргә кирәк? Сафиуллиннар гаиләсе, Казан.

Вахитов районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, БДБ илләреннән килгән затларга пенсия рәсмиләштергәндә, Россия гражданлыгы алгандагы шартлар исәпкә алына.  Дөрес, моның өчен төп шарт – бу затларның Россия территориясенә яшәргә күченеп килгән булулары кирәк. Әлеге факт документаль рәвештә расланган булырга тиеш.

Реклама

Пенсионер үзе турында мәгълүматларны пенсия бүлегенә китерә ала. Пенсияне почта бүлеге аша алырга да була, шулай ук акчаны кредит оешмасына күчерергә дә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: