Ут бетсә, телефон ник эшләми?
Өйгә чыбыклы телефон керткәнгә – 11 ел. 6 мең сум түләп урнаштырган идек бугай. Ай саен телефон өчен түләп барабыз. Ни хикмәт, ут бетсә, телефон да эшләми. Безнең белән бергә телефон керткән сигез хуҗалыкта да шул хәл күзәтелә. Кесә телефоныннан белгечләргә шалтыратып, телефонны рәтләүләрен үтенергә туры килә. Кайчанга кадәр шулай азапланырбыз икән? Авылда ут еш бетә, көненә икешәр тапкыр утсыз утырганыбыз да бар. Фирдия Сабирова, Әтнә районы, Каенсар авылы.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
Туганда ук авыр диагнозлар белән көрәш башланган
-
#Шоу-бизнес
Җан дуслар Гөлинә белән Зәринә: “Һәр яңа ел шушы теләкне әйтәбез”
-
#Җәмгыять
Яшьләрдә яңа мода: шифаханәләрдә ял итү популярлаша
-
#Киңәш сандыгы
Кефирда алкоголь бармы?
-
#Җәмгыять
Озак яшәсеннәр: дәүләт өлкәннәргә ни рәвешле ярдәм кулы суза?
loading
Комментарийлар