16+

Вафат булган апаның пенсиясен алып буламы?

Ай башында авылда яшәүче бертуган апабыз вафат булды. Пенсиясен айның 17нче числосында ала иде. Хәзер аның пенсиясе туганнарына бирелмиме? Нәкыя Абдуллина, Казан.

Вафат булган апаның пенсиясен алып буламы?

Ай башында авылда яшәүче бертуган апабыз вафат булды. Пенсиясен айның 17нче числосында ала иде. Хәзер аның пенсиясе туганнарына бирелмиме? Нәкыя Абдуллина, Казан.

– 173нче Федераль закон нигезендә (2001 елның 17 декабреннән) пенсионер вафатыннан соң киләсе айның беренче числосыннан пенсия түләү туктатыла. Ә ул үлгән ай өчен пенсия каралган. Апагыз гыйнварның башында, ахырында мәрхүм булса да, гыйнвар өчен пенсия тиеш. Пенсияне апагызның мирасчылары алырга хокуклы. Моның өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсионерның вафатыннан соң алты ай эчендә пенсияне сорап гариза тапшырсагыз, яхшырак. Алты айдан соң, мирасчы булуны суд аша дәлилләргә кирәк булачак. Мирасчы вафат туганының пенсиясен бирүне сорап гариза язарга, үлү турындагы таныклыгын алып килергә, авыл җирле үзидарәсеннән пенсионер белән бергә яшәгәнлекне раслаган белешмә, туганлык җепләрен дәлилләгән документларны китерергә тиеш. Әгәр дә пенсионер пенсия акчасын банк аша алып барган икән, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия аның картасына күчәчәк, – дип аңлатты Вахитов районы пенсия бүлеге хезмәткәре Галина Габдерәшитова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading