16+

Яңа ел уенчыгын ничек сайларга?

Яңа елга әзерләнәбез, чыршы бизибез. Яңа ел уенчыкларын сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Алинә Гыйниятуллина, Яшел Үзән.

Яңа елга әзерләнәбез, чыршы бизибез. Яңа ел уенчыкларын сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Алинә Гыйниятуллина, Яшел Үзән.

Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин җавап бирә:

– Товар сайлаганда, беренче чиратта, аны сатучы оешма, җитештерүче турында мәгълүмат туплау мөһим. Яңа ел товарлары, гирляндалар, пиротехникадан аермалы буларак, мәҗбүри сертификация узуны таләп итми. Шуңа да, чыршыга эленә торган уенчыклар, башка яңа ел бизәкләре сайлаганда, товар кабындагы маркировкага игътибар итәргә кирәк. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, товарның этикеткасында сатып алучы өчен җитәрлек мәгълүмат урнаштырылырга тиеш. Әйтик, товарның бәясе, аны куркынычсыз рәвештә куллану тәртибе һәм башкалар язылган булу мәҗбүри.
Чыршы уенчыгын сайлаганда, аның тышкы кыяфәтен дә карагыз. Уенчыкта кимчелекләр, җитешсезлекләр, күпереп торган урыннар булмасын. Уенчыктан зәһәр исләр килмәсә яхшырак, химия кушылып ясалган продукт сәламәтлек өчен зыянлы. Сыйфатлы уенчыкның тотып караганда да төсе уңмый, ялтыравыгы коелмый.
Әгәр дә уенчык формасы, үлчәме, төсе, комплектациясе буенча сезгә туры килмәгән икән, аны, закон нигезендә, шундый ук төрдәге товарга алыштырып була. Бу очракта ул таушалмаган, сату өчен яраклы, чегы сакланган булырга тиеш.
Кулланучы товарны 14 көн эчендә алыштыра ала. Әгәр дә уенчыкта кимчелекләр ачыкланган икән, бу очракта кулланучы сатучыдан шундый ук сыйфатлы товарны таләп итә ала, шулай ук товар өчен бәяне киметүне, кимчелекләрне төзәтүне, товарны алудан баш тартып, акчаларны кире сорарга да хаклы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading