16+

Ялгыз аналарга ташлама бармы?

Ялгызым гына бала үстерәм. Тиздән улым балалар бакчасына барачак. Ялгыз аналарга балалар бакчасына түләүдә ташламалар каралган дип ишеткән идем. Бу дөресме? Исемем редакция өчен генә.

Ялгызым гына бала үстерәм. Тиздән улым балалар бакчасына барачак. Ялгыз аналарга балалар бакчасына түләүдә ташламалар каралган дип ишеткән идем. Бу дөресме? Исемем редакция өчен генә.

Балалар бакчасына түләгәндә, дәүләт тарафыннан кайбер ташламалар каралган. Беренче бала өчен түләүнең – 20, икенче балага – 50, өченчесенә 70 проценты кире кайтарыла. Гаиләдәге уртача керем бер кеше башына 20 мең сумнан артмаган очракта, өстәмә компенсация каралган. Шунысын да истә тотарга кирәк, бу процентлар түләгән тулы бәядән түгел, ә махсус билгеләнгән суммадан кайтарыла. Күп балалы гаиләләр, балаларын бакчага йөрткән өчен, 50 процент ташлама белән түли. Ә менә ялгызы гына бала үстерүчеләргә, кызганыч, аерым ташламалар каралмаган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading